4 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Җитәкчеләргә иминият кертемнәрен түләү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде
1 гыйнвардан коммерция компанияләре өчен җитәкчеләргә иминият кертемнәрен түләү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Әгәр директорга яки башка бер кешелек башкарма органга айлык түләүләр федераль минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булса, иминият кертемнәрен минималь базадан чыгып исәпләргә кирәк, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Язмыш
Салкыннарда җылың җылыта
Алар – безне, без аларны көтә. Махсус хәрби операциягә ярдәм итүче волонтерлар әнә шулай ди. Андагы егетләрнең бер сүзе канат куя. Рәхмәтләре исә күңел түрен айкый.
-
Яңалыклар
Яман шеш очракларының 40 проценты чамасыннан котылып калырга мөмкин булуын ачыклаганнар
Дөньяда һәр ун яман шеш очрагының лүртесен булдырмыйча калырга мөмкин.
-
Җәмгыять
Белгечләр көн саен күпме алкоголь сатылуын күзәтеп торачак
Исерткеч эчемлекләр сатуны тикшерү тагын да катгыйланачак. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бу эшне яңача контрольдә тотарга җыена. Ведомство белгечләре исерткеч эчемлекләр сату күләмен хәзерге вакыт режимында күзәтеп торачак. Сүз ЕГАИС мәгълүматлары нигезендә автоматлаштырылган контроль системасын гамәлгә кертү турында бара.
-
Яңалыклар
Кайбер хезмәткәрләр гыйнвар хезмәт хакына өстәмә алачак
Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Авыл
Владимир Александров: «Терлекчелек – сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт»
Һәр иртә Казанга керү юлларында – «бөке»ләр. Башкалага юл алучылар арасында күрше-тирә районнарда яшәгән ир-егетләр дә бихисап. Таң белән эшкә чыгып китә алар. Владимир Александров исә каршы якка бара: кояш чыкмас борын Казаннан Биектау ягына юл тота. Райондагы «Әсән» хуҗалыгында зоотехник булып эшли ул.
-
Яңалыклар
2025 ел йомгаклары буенча банклардагы саклык акча 9,5 триллион сумга арткан
Узган елның декабрь аенда Россиядә яшәүчеләрнең банклардагы саклык акчасы 5,6 процентка, ягъни 3,6 триллионга артып, 67 триллион сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Гыйнвар аенда республиканың көнбатыш районнарында бигрәк тә күп кар яуган
Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, узган айда күпчелек районнарда явым-төшем күләме 39–83 миллиметр, ягъни айлык норманың 128–222 процентын тәшкил иткән.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Биткоин түнтәрелештә, юань долларга каршы
Глобаль финанс базары Трамп акылын хәтерләтә: активлар бер күккә күтәрелә, бер түбәнгә мәтәлә. Үткән атнада алтын белән көмеш суперраллие тукталды. Бер тәүлек эчендә тарихта күрелмәгән рекордлар куеп югары сикергән кыйммәтле металлар зур тизлектә түбәнгә очтылар. Түбән төшкәннән соң да алар барыбер үткән елгы белән чагыштырганда зур кыйммәткә ия булып калды.
-
Җәмгыять
Ләйлә Фазлыева: «Республикада фәнне үстерүгә зур игътибар бирелә»
Казанда пилотсыз очкычлар буенча фәнни-җитештерү үзәге төзелә. Юдино бистәсендә сөтчелек өлкәсендә генетик тикшеренүләр өчен агробиотехнопарк булдыру планлаштырыла. Фәндәге казанышлар, әлеге өлкәдәге вазгыять, булачак галимнәрне мәктәп яшеннән әзерләү турында Татарстан Министрлар Кабинетында Россиядә Фән көне һәм республиканың фәнни-технологик үсешенә багышланган брифингта сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Казанда каты суыклар аркасында кайбер трамвай-троллейбуслар йөрүдән туктады
Татарстан башкаласында каты суыклар аркасында җәмәгать транспортының кайбер төрләре хәрәкәте вакытлыча туктатылган.
-
Яңалыклар
Мошенниклар бурычларны дәүләт программасы буенча гамәлдән алырга тәкъдим итеп алдый
Аферистлар алдауның яңа әмәлен уйлап тапкан.
-
Яңалыклар
Россиядә шикәр һәм тоз куллану нормадан күп тапкырга артып киткән
Татлы эчемлекләргә акциз кертелү илдә яшәүчеләрнең баллыга чамадан тыш мөкиббән китүләренә бәйле.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Сумны ничек йомшартырга?
Россия бюджеты нефть бәясе түбәнәюгә бәйле югалтуларын дәвам итә. 2026 елга федераль бюджет Urals сортлы нефть бәясе уртача 5 мең 400 сум булыр дип исәпләнгән. Кара алтынны 60 доллардан озатып булса да, сум курсын 80 сум дип исәпләсәк, баррель 4800 сум гына чыга. Urals исә бик зур дисконт белән сатыла, 36 доллардан гына киткән чаклары да булды. Доллар бүген 80 сумнан түбән йөри.
-
Яңалыклар
Татарстанда эш бирүчеләр 46,1 мең вакансия тәкъдим итә
Аларның яртысыннан күбрәге төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәнәгать өлкәләренә карый.